23 апрель 2026 материаллары
-
Интервью
Марат Фәйзрахманов: «Яңа үсеш мөмкинлекләрен эзләү һәм табу мөһим»
Татарстан Хөкүмәте йортында республика финанс, казначылык һәм салым органнарының быел беренче республика киңәшмәсе узды. Шул уңайдан елның I кварталында бюджет үтәлеше нәтиҗәләре һәм Татарстан Финанс министрлыгы алдында торган төп бурычлар турында республиканың финанс министры Марат Фәйзрахманов белән фикер алыштык.
-
Җәмгыять
Игелекле эш кылучылар 10 еллык юбилеен билгеләп үтә
Бүген Казанда «Московский» мәдәни үзәгендә «Игелекле Казан. Инклюзия яңа социаль норма буларак: чакырулар һәм карарлар» V Халыкара форумы ачылды.
-
Яңалыклар
Бөтенроссия эш бирүчеләр сораштыруы 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, тармак һәм һөнәри-квалификацияле кисемтәләр буенча кадрларга ихтыяҗны формалаштыруның еллык фаразын төзү кысаларында, кадрларга перспективалы ихтыяҗ турында Бөтенроссия эш бирүчеләр сораштыруын (алга таба – сораштыру) үткәрә.
-
Яңалыклар
Кулларны трансплантацияләү бушка ясала башлаган
Россиядә югары технологияле медицина өлкәсендә мөһим карар гамәлгә ашты. 2026 елга рәсми рәвештә бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасына кулларны трансплантацияләү кертелде, дип хәбәр итә «Российская газета».
-
Яңалыклар
«Книги СВОим»: Казанда СВОда катнашучылар өчен китаплар җыю акциясе башланды
Акция, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова тәкъдиме белән, «Бердәм Россия»нең Казандагы җирле бүлеге һәм «Россия офицерлары» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге ярдәмендә оештырылган.
-
Җәмгыять
Айрат Сәмигуллин: «Балаңның һәлак булуы – иң зур кайгы»
Ел башыннан Татарстан юлларында 716 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 85 кешенең гомере өзелгән, 867 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.
-
Яңалыклар
Табиб язгы кояш турында: «Биттә таплар барлыкка китерә, хроник авыруларны көчәйтә»
Язын тән тиресен аеруча сакларга кирәк. Ник дигәндә, язгы кояш нурларын саклык белән генә сирпегән кебек тоелса да, кешегә нык кына зыян салырга мөмкин. Табиб Ирина Кондрахина «Российская газета» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Белгеч пенсияне арттыру юлын аңлатты
Пенсиядә әйбәт яшәү өчен «оекка» акча җыюдан әлләни мәгънә юк, чөнки вакытлар узу белән аның кыйммәте кими. Ә менә инвестиция мөмкинлекләреннән файдалану – бөтенләй икенче мәсьәлә. Акчаны озак сроклы саклау программасы (ПДС) әнә шундый бик яхшы мөмкинлек булып тора. Плеханов исемендәге РЭУ доценты Мария Ермилова «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Татарстанда «Георгий тасмасы» акциясе башланды
Бүген бөтен Россия буенча ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» акциясе башланып китте. Татарстан Республикасында аның координаторы булып «Патриот» Республика үзәге тора.
-
Яңалыклар
Казанда «Үлемсез полк»ның ничек уздырылачагы турында мәгълүм булды
Быел Татарстан башкаласында «Үлемсез полк» акциясенең ни рәвешле уздырылачагы турында мәгълүм булды. «АиФ-Казань» шәһәрнең мәдәният идарәсе мәгълүматларына таянып хәбәр иткәнчә, акция урамнарга «чыгачак».
-
МӨҺИМ
Салымчылар кемнәрне күзәтә? «ВТ» журналисты күпләрне борчыган сорауларга ачыклык кертте
Быел балалар бакчасында чыгарылыш елы безнең. Шуңа күрә кесә телефонына: «Фәләнгә акча җыябыз...» – дигән СМС хәбәрләр яудырып кына торалар. Төркем «банкир»ының бер шарты да бар: акчаны «наличка» белән тапшырасы. Банк картасы аша акча күчергән өчен салым түләтәләр, дигән сүзләр тәмам куркытып бетерде. Салымчылар кемнәрне күзәтә?
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының киңәшмәсендә катнашты
Агымдагы икътисадый вәзгыятьтә бюджет керемнәрен һәм чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән даими эш таләп ителә.
-
Яңалыклар
Республиканың милли-мәдәни берләшмәләре махсус операциядәгеләргә гуманитар ярдәм тапшырды
Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре «Геройлар таянычы» ресурс үзәге белән берлектә гуманитар ярдәм илтү өчен хәрбиләргә баруны оештырган. Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йорты матбугат үзәгендә хәбәр итәләр.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Мәдәният һәм аның үсеше күп милләтле Татарстан өчен һәрвакыт мөһим»
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы узды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Укучылары олимпиадада җиңгән татар теле укытучылары 115 мең сум акча ала алачак
Татарстанда туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм форматын үзгәртәләр. Грантлар урынына аларга профильле олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән өчен акчалата түләүләр бирелә башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты проектына аңлатма язуында әйтелә, хәзер ул коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза «Татар-информ».